Кичә Татарстанда I Җәйге белем бирү кампусы үз эшен тәмамлады

2012 елның 30 июле, дүшәмбе

Кампусның ябылу тантанасында ТР Премьер-министры катнашты

РФ Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенең Беренче Җәйге белем бирү кампусы Казанда үз эшен тәмамлады. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм академия ректоры Владимир Мау кампус ябылу тантанасының мәртәбәле кунаклары булдылар.

“Мөмкинлекләр территориясе” җәйге кампусы Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән 21-30 июль көннәрендә “Казан” тау чаңгысы базасында үтте. Анда алдан ук эксперт сайлавы үткән РФ Президенты каршындагы Академия һәм аның региональ филиаллары, Россиянең 22 регионыннан "Устойчивое будущее России" фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләр, шулай ук Татарстанның мәгариф учреждениеләреннән (50 кеше) якынча 210 студент катнашты. Моннан тыш, сменада АКШдан студентлар да катнашты. Кампуста катнашу өчен, сайлауны якынча 5 мең кеше үткән.
Җәйге кампус программасы булачак икътисадчылар, финансистлар һәм дәүләт хезмәткәрләре өчен интенсив белем алуны, танылган дәүләт эшлеклеләре, бизнесменнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуларны гына күзалдында тотмады, монда матур табигатьле туристик зоналарның берсендә - Идел һәм Зөя буенда онытылмас ял итү дә булды.
Шулай ук катнашучылар өчен Казан һәм Универсиада 2013 объектлары буйлап экскурсияләр оештырылды.
Ябылу тантанасы "Дорога из города" бию театры чыгышы белән башланды, соңыннан җәйге белем бирү кампусы кысаларында үткән чараларга багышланган видеоролик күрсәтелде.

Форумда катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм академия ректоры Владимир Мау сәламләде. Татарстан Хөкүмәте башлыгы уңышка ирешкән кешеләрнең лекцияләрен тыңлау мөмкинлеге булган белем бирү кампусында булу – зур уңыш икәнлеген билгеләде. Ул кампус үткән урын катнашучыларның хәтерендә калуын һәм аларда укырга гына түгел, ә ял да итәргә Татарстанга килү теләге барлыкка килүен теләде. 
ТР Премьер-министры барысын да укулар тәмамлануы белән котлады һәм киләсе елда узачак җәйге белем бирү кампусын кабат Татарстанда, нәкъ шушы мәйданчыкта үткәрергә тәкъдим итте. Бу сүзләрне хуплап, зал күмәкләшеп кул чапты.
Владимир Мау, җәйге кампусны оештыруда ярдәм иткәне өчен, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. “Мондый чараны оештыру җиңел булмаса да, безнең идеяне шулай җиңел генә хуплаганыгыз өчен рәхмәт. Татарстанда бөтен катлаулы нәрсә җиңел тоела. Мәгариф һәм спорт учреждениеләрен төзү, федераль университет оештыру җиңел кебек тоела, ләкин боларның барысының да катлаулы эш булуын беләм”, - дип билгеләде ул. В.Мау киләсе белем бирү кампусын Татарстан территориясендә уздыру тәкъдимен рәхәтләнеп кабул итүен хәбәр итте.
“Минем өчен иң катлаулы мәсьәлә - боларның барысын ничек саклап калырга. Бу кампус биргән иң мөһим нәрсә - үзара аралашу. Белем алуда үзара контактка керә торган төркем, кешеләр коллективы оештыру - иң мөһиме”, - дип билгеләде ул, соңыннан җәйге кампусның рәсми ябылуын игълан итте. 

Рәсми тантана "Проект будущего", "Пытливый ум", "Молодежное открытое правительство", "Лидер лидеров" кебек номинацияләрнең лауреатларына дипломнар бирү белән тәмамланды. Җавап йөзеннән катнашучылар бу алар өчен онытылмас эш тәҗрибәсе булуын билгеләп, кампусны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Чара концерт программасы белән тәмамланды.

 

 29 июль, "Татар-информ", Люция Камалова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International