Июнь аенда “ТНВ-Планета” каналы эшли башлады. Әлеге федераль телевизион канал Татарстан Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
“Яңа Гасыр” каналынннан нәрсәсе белән аерыла соң ул дигән сорау күпләрне кызыксындыра. “Татарстан - Яңа Гасыр” телевидениесе иярченле канал бит, дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребез Татарстан тапшыруларын болай да карый ала, имеш.
Тик шул ук вакытта “ТНВ-Планета” каналының эшчәнлегенә карата аерым таләпләр куелырга тиешлеге ачыкланды. Мәсәлән, Америкада яшәүче татар диаспорасы өчен Казан каласында җылы су юклыгы бик кызыклы тема түгелдер. Йә булмаса, Австриядә яшәүче кардәшләребезгә Бөгелмәдә наркомания белән көрәшнең торышы кызыксындырмыйдыр. Җир шарына таралган татарларыбыз өчен Татарстан республикасының гомуми сулышы, милли тарих, милли мәдәнияте күпкә кадерлерәк һәм тансыграк. Шунлыктан “ТНВ-Планета” федераль телевизион каналы оешты да инде.
“Бу каналның иң беренче вазифасы - Татарстаннан читтә яшәүче татарларны берләштерү, татар мәдәниятен үстерү”, - ди “Татарстан - Яңа гасыр” каналы генераль директоры Илшат Әминов.
Аның сүзләренә караганда, яңа каналның телевизион программасы нигезендә 8 сәгатьлек өч блок ята. Беренче блокта хәбәрләр тәкъдим ителә. Икенчесе исә балалар өчен эшли. Әлеге блог өчен тапшыруларны фәкать татар телендә генә әзерләү күздә тотыла. Татарча мультфильмнар, әкиятләргә киң урын биреләчәк. Хәзерге вакытта милли әкиятләр нигезендә төшерелгән продукциянең аз булуын да исәпкә алганда, бу юнәлештә шактый гына кыенлыклар килеп туачагы да көн кебек ачык. Шулай да, балалар өчен эшләнелгән тапшырулар кызыклы һәм мавыктыргыч булыр дип ышандыра канал җитәкчеләре. “Мин татарча сөйләшәм” программасы да үз аудиториясен тиз табар дигән өмет бик зур.
Өченче, музыкаль-әдәби блокта исә сәнгать кичәләре, концерт-тамашалар, спектакльләр карарга мөмкин.
Яңа канал беренче адымнарын “Татарстан - Яңа гасыр” каналы җирлегендә ясый. Әлегә иярчен ресурслары җитешмәвен дә яшерми Әминов. Ләкин киләчәктә “ТНВ-Планета”ның Россиянең “Культура” каналы шикелле мөстәкыйль рәвештә яшәп китәчәгенә шик калдырмый Илшат әфәнде.
Әлеге проект кысаларында халкыбызның 45 еллык хәзинәсе, бай телевизион фонды та читтә калмаячак. Шул ук вакытта яңа программалар әзерләү нияте дә бар. Татар тарихын чагылдырган саллы тапшырулар, документаль фильмнар һ.б. да булачак яңа каналда. Димәк, кадрлар мәсьәләсе дә килеп туарга мөмкин. Ләкин әлегә бу хакта каналны оештыручылар аңлатма бирмәде.
“ТНВ-Планета” - Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, БДБ илләрендә, чит төбәкләрдә гомер кичерүче, Татарстанны тарихи ватан дип санаучы күпсанлы милләттәшләребезне берләштерүче мәдәни-мәгърифәтче иярчен телеканалы булып санала. Канал алдында бөтен Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә Татарстан республикасын таныту бурычы тора.
“ТНВ-Планета” телеканалы ачык режимда ABS иярчене ярдәмендә кабул ителә. “ТНВ-Планета” каналын “НТВ-плюс” (“Базовый” пакеты), “Триколор ТВ” (“Оптимум” пакеты) абонентлары карый ала. Бүген “ТНВ-Планета” каналын башка кабель челтәрләрендә теркәү буенча килешүләр алып барыла. “ТНВ-Планета” телеканалының эшчәнлеге интернетта да яктыртыла.
2012 елның 30 августыннан канал планлы рәвештә тулы көченә эшли башлар, дип фаразлана.
Мөршидә КЫЯМОВА
«Интертат» электрон газетасы, 25.07.2012