Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башлана

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

Башлангыч мәгълүматлар буенча 6 мең 132 бала (яки барлык беренче сыйныфка баручыларның 16,9 проценты) ярдәмгә мохтаҗ

1-25 август көннәрендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән традицион рәвештә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе узачак.

Узган 2007-2011 елларда акция кысаларында аз тэмин ителгән гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы 85 мең 730 балага 63 миллион 373 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.

2012/2013 уку елында беренче сыйныфка 37211 бала бара. Мәгълүматлар буенча 6 мең 132 бала (яки барлык беренче сыйныфка баручыларның 16,9 проөенты) ярдәмгә мохтаҗ.

Моннан тыш, акция кысаларында 2-11 сыйныфларда белем алучы, аз тәэмин ителгән, куп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-ана белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү ниятләнә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Беренче сыйныфка баручылар өчен “мәктәп портфеле”нең якынча комплекты.

Хәйрия ярдәменә мохтаҗ укучылар категорияләре турында мәгълүмат.

25 июль, «Татар-информ»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International