Җәйге кампус Россиянең булачак ил җитәкчеләрен тәрбияли

2012 елның 24 июле, сишәмбе

Бу хакта форум ачылышы вакытында Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау әйтте. Рәсми чараның тагын бер дәрәҗәле кунагы - Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иде. «Ил өчен әһәмиятле булган бу форумның нәкъ менә Татарстанда узуы безнең өчен зур мәртәбә. Без чараны һәр елны оештырырга әзер», дип белдерде ул үзенең чыгышында.

Форумга «блат» аша эләгүчеләр юк

Җәйге кампус быел беренче тапкыр уздырыла. Аның төп максаты - Россиядә яңа буын интеллектуаль элита булдыру, сәясәт, икътисад, инновацияләр белән кызыксынучы яшьләр өчен үзара аралашу мәйданын әзерләү.
«Форумда 200дән артык студент катнаша. Аларның барысы да бу кампуска үз көчләре белән, үзләренең әлеге чарада катнашырга лаек икәннәрен исбатлап килделәр. «Блат» аша эләгүчеләр юк. Алар чишкән биремнәр БДИга карый да авыррак иде», дип ассызыклады Владимир Мау.


«Иң мөһиме - җитәкчеләр безгә ышана»

Чара турында яшьләрнең үзләреннән сорашам. Владимир Васильев Ростов-на-Дону шәһәреннән. Казанга беренче мәртәбә генә килүе икән. «Әлеге шәһәр миңа бик зур тәэсир ясады. Республика турында бик күп сөйләгәннәре бар. Мин хәзер аларның Татарстан төбәге белән ни өчен хозурлануларын аңлыйм. Монда бик матур», дип хис-кичерешләре белән уртаклашты егет.
«Мин бу форумга эләгүемә бик шат. Ул чын мәгънәсендә үз-үзеңне табарга ярдәм итә. Монда җыелган яшьләрнең барысы да акыллы, үзенчәлекле фикер йөртәләр. Алар белән әңгәмәләр, дискуссияләр оештыру, төрле темаларга фикер алышу бик ошый. Без монда дуслашып беттек. Әлеге форумда табылган дуслар белән киләчәктә дә аралашып торырбыз, ил үсешенә, аның киләчәгенә уңай йогынты ясарбыз, дип өметләнәм. Иң мөһиме, ил җитәкчеләре безгә ышана, безгә ярдәм итүчеләр бар », дип сөйләде Владимир.

 
Сәясәт, икътисад турында уникаль белемнәр аласың килсә, кампуска кил

Булат Алиев исә Казаннан, КФУның икътисад һәм финанслар институтында белем ала. «Әлеге кампуска Россия яшьләре элитасы җыела дигәч, башта ышанмаган идем. Хәзер моның шулай икәнлегенә чын-чынлап төшендем. Әлеге форумны чын мәгънәсендә уникаль дип атап була. Монда алган белемнәрне бүтән беркайда да ишетеп, үзләштереп булмаячак» дип сөйләде егет.

Яшьләрне ил җитәкчеләре укыта?

Чыннан да, чарада катнашучылар өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздырылачак. Мәсәлән, форум

ачылышыннан соң алар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Мау белән әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Җәйге кампус 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Форум барышында төрле лекцияләр уздыру, хөкүмәт органнары җитәкчеләреннән мастер-класслар алу, төрле кызыклы очрашулар оештыру каралган.

23 июль, Интертат

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International