Абитуриентларның “каймагы” — КФУда

2012 елның 23 июле, дүшәмбе

  Казан федераль университетында белдерүләренчә, кабул итү комиссиясенә абитуриентлардан 48 меңнән (!) артык документлар пакеты тапшырылган. Бу быел КФУның абитуриентларны КДУ, КДФИИ, ТДГПУ һәм АДПУны (Чаллы ИНЭКАсы әлегә кабул итүне аерым башкара) берләштергәннән соң формалашкан 18 институтында кабул итүе белән аңлатыла. Әмма быел Татарстан мәктәпләрен нибары 22 мең укучы тәмамлавын истә тотсаң, КФУ күрсәткечләре артык күпертелгәнгә ошый.

  КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко аңлатып узганча, гаризалар саны абитуриентлар санына тәңгәл килә дигән сүз түгел әле. КФУда укырга теләгән кешеләр саны турында күзаллау өчен 48 меңне өчкә бүләргә кирәк (чөнки һәркем документларны өч белгечлеккә тапшыра, әмма шуннан да артык түгел – кагыйдәләр шундый). Нәтиҗәдә, 16 мең кеше килеп чыга.

- Шул ук вакытта быел Татарстанда 100 балл туплаучыларның 90 проценты (2012 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча андыйлар барысы – 109 кеше.  В.Б.) безгә килде, — дип ассызыклың Ионенко.

    Баллар белешмәләргә каршы

Узган еллар тәҗрибәсе буенча, бу кабул итү комиссиясенә инвалидлык турында ялган белешмә алучылардан килгән гаризалар саны күп булыр дип фаразлаганнар иде. Өстәвенә, түләүле бүлектә белем алу шактый кыйммәтләнгән – димәк, абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре бюджет бүлегенә керү өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләячәк. Тик бу фаразлар акланмаган.

- Ничек кенә сәер тоелмасын, быел ташламалардан файдаланучылар аз булды, — дип белдерде Ионенко. – Һәрхәлдә, аларның саны күзгә ташланмый һәм бездә элеккеге кебек шик уятмый. Сәламәтлек саклау министрлыгының андый белешмәләр бирүгә контрольне көчәйтүе дә үз ролен уйнамый калмагандыр. Элек ташламалардан файдаланучылар дәрәҗәле саналган юридик һәм икътисад факультетларындагы барлык бюджет урыннарын биләсә, хәзер әгәр баллың җитми икән, сиңа бернинди белешмә дә булышмаячак.

Татарстанның башка вузларында да ялган ташламалардан файдаланучыларга бәйле проблемалар юк. Кабул итү комиссияләрендә безгә сер итеп кенә сөйләүләренчә, ялган документлар белән күп очракта КФУга баралар. Янәсе, абитуриент һәм аның әти-әниләре ялган юлына баскан икән, алар документларны иң дәрәҗәле вузга илтәчәк, чөнки ташламадан нибары бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.

КФУ абитуриентлары арасында аеруча “икътисад” – 147 урынга 2463 гариза (икътисад һәм финанс институтындагы белгечлек күздә тотыла, чөнки идарә һәм территориаль үсеш институтындагы “икътисад” та бар, анда 20 урынга 954 кеше), шулай ук “менеджмент”: 85 урынга 1311 гариза һәм “юриспруденция” — 80 урынга 1224 гариза — белгечлеләренә ихтыяҗ зур булган.

Башка вузларда статистика тыйнаграк.

- Без 562 бюджет урынына — 3257, шулай ук түләүле урыннарга 548 гариза алдык, — дип хәбәр итте КДЭУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Владимир Кротов. – Абитуриентлар арасында өстенлекләр елдан-елга үзгәрә тора. Иң популяр профильләр: “электр энергетика системалары һәм челтәрләр” – 46 урынга 575 кеше, “электр белән тәэмин итү” — 46 урынга 388 гариза.

    Авыл хуҗалыгында – арзанрак

Дәүләт вузларында бюджет бүлекләренә студентлар туплау белән кыенлыклар булмаса, акча түләп укучыларга бәйле проблемалар шактый. Бигрәк тә техник вузларда, аларда быелдан башлап Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән уку бәясе бер елга 112 мең сумга арткан.

- Кыйммәтле юнәлешләргә гаризалар бик аз, — ди КИИТУның җаваплы сәркатибе Марат Вәлиев. – Әмма вәзгыять үзгәрәчәк, чөнки күпләр хәзер бюджетка үтәргә өметләнә. Коммерция урыннарына студентлар туплауга бәйле хәл август башында, бюджет урыннарына конкурс нәтиҗәләре билгеле булгач аныкланачак.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да бу уңайдан артык борчылмыйлар.

- Бездә мөмкин кадәр күбрәк түләп укучылар тупларга дигән бурыч юк, — дип ышандыра КДАТУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Дмитрий Макаров. – Өстәвенә, “сәнәгый һәм гражданлык төзелеше” кебек популяр юнәлешкә бәяләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына туры китергәннән соң әлләни артмады – 63800 сум. Башта ук документларын түләүле бүлеккә биргән кешеләр дә бар, бигрәк тә белгечлек дәрәҗәле һәм хезмәт базарында аңа ихтыяҗ зур булса, киләчәктә укуга киткән чыгымнар бик тиз акланачак.

Татарстанның кайбер вузлары РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан финансланган уку биналарында техник белем алу бәясе артуны үз максатларында файдалана. Әйтик, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан финансланучы Казан дәүләт аграр университеты акчаны янга калдырырга теләп, үзенең техник юнәлешләренә укырга керергә чакыра, алар шактый очсызрак икән.

- Безне гамәлгә куючы – РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган бәйләр түбәнрәк, — дип аңлата КДАУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахова. – Техник юнәлешләрдә, дөрес, аграр юнәлеш белән, белем алу 50дән 60 мең сумга кадәр тора. Моннан тыш, бездә популяр “икътисад” да арзанрак – 44 мең сумнан аз гына күбрәк, ә башка вузларда ул 60 мең сумнан артып китә.

 

23 июль, "Интертат"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International