Иҗтимагый телевидение советы составына берьюлы ике татарстанлы кергән

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты “Иҗтимагый телевидениесе буенча Совет составын раслау турындагы” Указны имзалады

Иҗтимагый телевидение советы составына Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин кергән.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин “Иҗтимагый телевидение советы составын раслау турындагы” Указны имзалады, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Дәүләт башлыгы Совет составына 25 кандидатураны раслады.

Искәртеп узабыз, бүген Путин Указ нигезендә Анатолий Лысенконы “Россия иҗтимагый телевидениесе” автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры итеп билгеләде.

 

   18 июль, «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International