Казанда РФ Президенты каршындагы академиянең җәйге белем бирү кампусы ачыла

2012 елның 17 июле, сишәмбе

          21 июльдә “Казан” тау чаңгысы комплексында РФ Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт идарәсе акдемиясенең беренче җәйге белем бирү кампусы ачыла. “Мөмкинлекләр территориясе” дип аталучы кампуста 200 кеше: академия һәм аның төбәкләрдәге филиаллары студентлары, “Россиянең тотрыклы үсеше” фәнни эшләр бәйгесе җиңүчеләре, экспертлар тарафыннан Татарстан вузларыннан сайлап алынган студентлар шөгыльләнәчәк. 
         ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, июль ахырына кадәр эшләячәк кампуста булачак икътисадчылар, финансистлар, дәүләт хезмәткәрләре интенсив уку курслары узачак, танылган дәүләт эшлеклеләре (төбәк җитәкчеләре, РФ Хөкүмәте әгъзалары һ.б.), бизнесменнар белән очрашачак. Программада Идел һәм Зөя ярларында ял итү, Казанның истәлекле урыннарында һәм Универсиада объектларында булу каралган.

16 июль, "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International