18 июльдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге Россия ислам университетында “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы уздыра. Әлеге концепция татар дин әһелләренең өченче бөтенроссия форумы вакытында тәкъдим ителгән иде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге 2007 елдан бирле актив эшли, бу вакыт эчендә “Болгар” милли хәйрия фонды белән берлектә башкалада һәм Татарстанда татар телен һәм мәдәниятын үстерү буенча дистәләрчә чаралар уздырды. 18 июльдә узачак чара милли һәм дини җәмәгатьчелек катнашында татар мәдәнияты үсешенә яңа импульс бирү максатыннан оештырыла.
“Түгәрәк өстәл”нең максаты – “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен татар халкының хәзерге тормышына кертү механизмнарын һәрьяклап карау буенча фикер алышу. Әлеге чара кысаларында “Татар халкы тарихында ислам”, “Татар халкының дини карашлары”, “Ислам һәм хакимият проблемалары”, “Мультимәдәниятле дөньяда ислам”, “Ислам һәм гаилә кыйммәтләре”, “Татарларда мәхәллә”, “Мөселман мәгарифе”, “Мәгълүмат дөньясында ислам” мәсьәләләре буенча фикер алышу көтелә.
16 июль, "Татар-информ"