Истанбулда Татарстан президенты катнашында Г.Тукайга һәйкәл куела

2012 елның 29 мае, сишәмбе

Рушания Алтай

Төркиядә 30-31 май көннәрендә Татарстан мәдәнияте фестивале үткәрелә.

Аның кысаларында Истанбул каласында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Шушы җәһәттән Татарстан илбашы Рөстәм Миңнехановның икекөнлек сәфәр белән төрек иленә килүе көтелә. Рәсми делегация составында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиев,  Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, президент  аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов,  Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов урыналган.

Беренче көнне Татарстан президентының Әнкарәдә Төркия дәүләтҗ итәкчеләре белән очрашулары каралган. Шулай ук Россия Федерациясенең Төркиядәге илчесе белән дә күрешү көтелә.  Кичке сәгатьләрдә Рөстәм Миңнеханов Әнкарә опера һәм балет театры бинасында Татарстан сәнгать әһелләре катнашында гала–концерт тамаша кылып, Татарстан халкыннан сәламнәр җиткерәчәк. Аннан алда  ТӨРКСОЙ штаб-фатирында оешманың эшчәнлеге белән якыннан танышып,  төрки дөньяда тата мәдәниятен таныту мәсьәләләре һәм Татарстан белән  ТӨРКСОЙ арасындагы эшчәнлекне үстерү буенча сөйләшүләр алып барачак. 

Сәфәрнең икенче көнен татар илбашы Төркиянең тарих һәм мәдәният мәркәзе булган борынгы Истанбул каласында үткәрергә җыена. Ул иртәнг еякта Чыраган сараенда Татар-төрек эшмәкәрлек форумына катнашачак. Бу чара алдынгы төрек эшкуарлары һәм Төркия икътисад министры Зафәр Чаглаянның иштиракъ итүе белән үтәчәк. Программа кысаларында Рөстәм Миңнеховның Истанбул мэры Кадир Топ баш белән очрашуы каралган. Иң мөһиме – ул, узган ел Истанбулның тарихи Әюп районында -  Босфорның “Алтынмөгез” култыгы буенда ачылган Габдулла Тукай исемендәге паркта, шагыйрьгә һәйкәл ачу тантанасына катнашачак. Кичке сәгатьләрдә исәкаланың үзәк мәйданындагы амфитеатрда үтәчәк Сабантуе бәйрәме кунакларын сәламләячәк.

Габдулла Тукай һәйкәле инде Төркиягә килеп җитте. Икеме трбиеклектәге скульптура бронзадан коелган. Әсәрнең авторы –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Миңнуллина Тукайны утырып тора торган халәттә гәүдәләндергән.

 “Төркиядә Татарстан мәдәният көннәре” чарасында татар сәнгатен җөмһуриятебезнең иң күренекле сәнгать әһелләре тәкъдим итәчәк. Төрек тамашачылары Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле,” La Primavera” оркестры, “Айгөл”  җыр төркеме, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, “Казан егетләре” триосы кебек сәнгать төркемнәренең бер берсеннән кызыклы чыгышлары белән хозурланачак. Шулай ук Татарстан халык артисты Идрис Газизов һәм мәшһүр опера җырчысы Әхмәт Агадинең да сәхнә алулары көтелә.  

Татарстан мәдәниятен киң кырлы таныту нисбәтеннән кул эшләре һәм сувенирлар күргәзмәсе дә оештырылачак.

"Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре" ТӨРКСОЙ төрки халыкларның мәдәният оешмасы җитәкчелегендә Татарстан мәдәният министрлыгы, Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Төркиядәге гадәттән тыш вәвәкаләтле илчелеге ярдәмнәре белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International