Николай Никифоров РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры итеп билгеләнде

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

2010 нчы елдан бирле ул ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкарды

Бүген Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенең яңа составын игълан итте. ТР вице-премьеры – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры итеп билгеләнде.
Николай Никифоров 1982 нче елның 24 июнендә Казанда туган. Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган (1999-2004).

2001-2005 елларда – “Казан Порталы” компаниясе директоры урынбасары.

 2004-2005 елларда “Современные интернет-технологии” ААҖ генераль директоры урынбасары.

2005 елның августыннан ТР Премьер-министрының мәгълүмати технологияләр буенча киңәшчесе.

2006-2010 елларда – ТР мәгълүмати технологияләр үзәге гендиректоры.

2010 нчы елның 22 апреленнән ТР вице-премьеры – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.

 

 

 21 май 2012 г., “Татар-информ”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International