Кичә Болгар җирендә зур тарихи вакыйга уңаеннан татарстанлылар гына түгел, чит ил кунаклары да җыелды. Биредә 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итү билгесе булган бина төзелеп бетеп, анда Гиннесс рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур Коръән-Кәрим урнаштырылды. Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов: “Ислам безне берләштереп көчебезне арттырды. Бүген исламның тарихи традицияләрен саклап калу бик мөһим”, – дип белдерде.
Әле кайчан гына хәрабәләр җирлеге булып исәпләнгән Болгар танымаслык үзгәргән, әйтерсең лә йөзеннән гасырлар тузаны сөртеп алынган. Бөтен җирдә эш кайный. Тарихи урында һәрбер таш, һәрбер җиһаз берәмтекләп җыелса, яңа урында Ак мәчет менә-менә ишекләрен ачарга җыена. Ә җил тегермәне, су тегермәне, амбар, сувенир киштәләре, тегермәнче йорты, һөнәрчеләр йортларыннан торган Икмәк музее тантанада катнашучыларны шаккатырырга өлгерде инде. Бу эшләрнең башында торган Минтимер Шәймиев гади генә, без җаныбызга якын эшне эшлибез, дип аңлатты.
Дөньядагы иң зур Коръән хакында исә Россия мөселманнары мөфтие, шәйхелислам Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең фикере болай:
– Алла каршында да, бәндә каршында да Коръән-Кәрим бер. Аллаһ китабын гамәл итеп яшәгән саен кыямәт көне бездән ераграк була. Шуңа күрә изге китап укылырга тиеш. Әлбәттә, аны бер кеше генә битләрен күтәреп ача алмый, кимендә алты кеше кирәк. Коръән белән яшәсәк, шәһре Болгар, Свияжск кебек, бөтен дөнья гөрләячәк, чәчәк атачак.
Ә инде тарихи бинаны, Икмәк музеен торгызуда үзеннән өлеш керткән барлык оешмаларның җитәкчеләре Президент һәм Дәүләт киңәшчесе кулларыннан хәйриячеләр китабы белән “Яңарыш” Республика фондыныңРәхмәт хатларын алды.
Шунысын да искәртик, иң зур Коръән Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан да мәдәни кыйммәткә ия басма дип табылган. Ул Казанга узган елның 17 ноябрендә кайтарылган иде. 19 майга кадәр басма Кол Шәриф мәчетендә сакланды. 17 майда мәчеттә Коръән сүрәләре укылды, басманы күчерергә әзерлек эшләре башланды. Кичә мөфти Илдус Фәиз тарихи бинада Коръәннең соңгы сүрәсен укыды.
Биредә уникаль объектларның берсе – Ибн Фадлан картасы макеты. Ул хәлиф Әл-Мөктәдир маршрутыннан гыйбарәт. Макет доломит, кабырчык, мәрмәр һәм металлдан ясалган. Тарихи билгенең аскы катында музей комплексы эшли. Анда “Болгарда ислам динен кабул итү” мозаик панносы урнаштырылган. Эскизның авторы һәм мозаика белән рәсем ясаучылар төркеме җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин сүзләренә караганда, ул әлеге темага эшләнгән картиналар, график эшләнмәләргә һәм Ибн Фадлан истәлекләренә нигезләнеп иҗат ителгән. Биредә шулай ук Ибн Фадланның Идел буйлап сәяхәте турындагы истәлекләре белән татар, рус, инглиз, гарәп, немец телләрендә танышып була. Күргәзмәдә дини һәм тарихи темага кагылышлы йөзләп картина да урын алган.
Истәлек билгесе – борынгы Болгар корылмасын хәтерләткән сигез почмаклы бинаның авторы – “Акибанк” акционерлык җәмгыяте рәисе Илдар Галәветдинов.
Тарих икмәккә бәйле. Нәкъ менә шушы тарихи җирлектә Икмәк музее төзелүнең үз фәлсәфәсе бар. Ә иң мөһиме, без борынгы бабаларыбыз яшәешенең нигезләрен онытмаска тиеш. Президент Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан биредә яшьләр тәрбияләнергә тиеш дигән күрсәтмә дә бирде. Икмәк – бар нәрсәгә дә баш. Менә шуңа бу музейда тормыш кайнап торырга, яңалыкларга бай булырга тиеш. Ә Икмәк музее – иң заманча музей дигән бәяләмә алды. Ул интерактив экскурсияләре белән танылды. Виртуаль гид туристларга өч телдә аңлатма бирә ала. Шунысы кызык, музей үле тынлык хөкем сөргән тарихи корылма түгел. Монда тормыш чыннан да кайный. Җил тегермәнендә тегермәнчеләр он тартып күрсәтә, икмәк пешерү йортында зур-зур түгәрәк икмәкләр мичтән алына, һөнәрчеләр итек басарга, балчыктан савыт-саба ясарга өйрәтергә атлыгып тора. Ә тегермәнче йортында атлар, сарыклар яши. Келәтендә каклаган каз, казылык, кәрәзле бал эленеп тора. Буа суында казлар йөзә. Бу тамаша дәвамлы булса, туристларга бер дигән чын татар авылы үрнәге инде.
Бөек Болгар җирендә балалар шулай ук күз уңында. Кичә биредә Татарстанның музыка учреждениеләрендә белем алучы балалар өчен музыкаль марафон ачылды. Сигезенче мәртәбә үткәрелә торган чарада Дәүләт киңәшчесе дә булды. Ул марафонны киләчәктә Икмәк музее янындагы фестиваль мәйданында үткәрергә тәкъдим итте.
Чарада Изге Болгар җыенына әзерлек эшләре дә тикшерелде. Ә иң мөһиме – Татарстан Диния нәзарәте белән Үзәк диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. 10 июньдә исә Изге Болгар җыены булачак.
//ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА//
«Ватаным Татарстан» газетасы 22.05.2012 №91 (26810)