Уфада тагын бер татар газеты чыга башлады

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

Башкортстан татар вакытлы матбугаты тагын бер басмага ишәйде

Башкортстан татар вакытлы матбугаты тагын бер басмага ишәйде. Уфада “Сөенче” исемле атналык газета чыга башлады. Ул дәүләтнеке түгел, ә татар эшкуары ярдәме белән нигез салынган хосусый басма. Башкортстанда татар вакытлы басмалары күп дип әйтеп булмый. Дәүләт тарафыннан финансланган берничә гәзит белән журнал бар, шулай ук хосусый нигездә нәшер ителүче бер-ике гәзит, шуның белән вәссәлам. Әле шул бармак белән генә санарлык гәзит-журналларны алдыручылар саны да күп түгел. Соңгы елларда алар абунәчеләре санын кискен югалтты. 
Шушы хәлдә Уфада хосусый башлангычта яңа газета чыгара башлауны батырлык дип санарга кирәктер. Менә минем кулда “Сөенче” дигән бик матур исемле гәзитнең беренче саны. Кулга алуга ук күңелгә җылылык бөрки ул. Аның оештыручысы һәм баш мөхәррире – Зөлфия Сафина. Ул укытучы да, журналист та булган. Хәзер инде менә шәхси эшкуар сыйфатында татарча гәзит чыгаруга керешә. Аның урынбасары – Башкортстанның атказанган укытучысы Фәридә Шәфыйкова. 

“Гәзитебез һәртөрле зәвыкка җавап бирерлек булачак, - ди баш мөхәррир З. Сафина. – Без аны чын халык гәзите дәрәҗәсенә күтәрергә телибез. Басмагыз һәртөрле яшьтәге һәм һәр даирә укучыларга тәгаенләнә. Бездәге рубрикалар исемнәрен карасаң, анда төрле темалар күтәрелә. Галимнәр, укытучылар өчен дә файдалы ул. Аннан хуҗабикәләргә дә исәпләнгән. Дин, әхлак темалары да – үзәктә. Нәфис әдәбиятка да зур урын биреләчәк. Балалар өчен “Күчтәнәч” дигән махсус бит тә бар”. 

Зөлфия ханым әйтүенчә, газетаның районнарда үз хәбәрчеләре дә булачак. Алай гына да түгел, редколлегия әгъзалары да Башкортстанның һәм Татарстанның атаклы шәхесләре. Чит илләрдән дә милләттәшләребез яңа басма белән хезмәттәшлеккә әзер булуын белдергән. 

Шулай итеп Башкортстан татар вакытлы матбугаты тагын бер зур максатлар куючы басмага артты. Ул даими төстә быел 1 июльдән чыга башлый. Яңа милли басманың гомере озын булсын, туган халкына игелекле хезмәт күрсәтсен, аның рухи тормышын баетсын, дип телик.

 

 9 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International