Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ассамблея Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша
Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясы әгъзалары Казанда узучы чираттагы хисап-сайлау конференциясендә ике елда башкарган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаячак. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ассамблея Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Утырыш кысаларында иҗтимагый оешманың җитәкчелек итүче составы сайланачак һәм эшче органнар расланачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм гаммәвм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Белешмә өчен. Хәзерге вакытта Ассамблея составына 67 милли-мәдәни берләшмә керә. Оешманың төп бурычлары – Татарстанда яшәүче барлык халыкларның милли үзенчәлеген саклау, балалар һәм яшьләрне фольклор традицияләренең чишмә башы белән таныштыру, милләтара мөнәсәбәтләр культурасы тәрбияләү, миграция сәясәте мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү.
5 апрель, «Татар-информ»