Казанда табиб-педиатр практикасында традицион терапия буенча конференция узачак

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Гаилә, аналар, аталар һәм балаларны саклау бүлеге башлыгы Елена Игнашина мөрәҗәгать итәчәк

Иртәгә Казан медицина көллиятендә “Табиб-педиатр практикасында традицион терапия” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аны Казан дәүләт медицина академиясе оештырган, дип хәбәр итә КДМА матбугат хезмәте.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Гаилә, аналар, аталар һәм балаларны саклау бүлеге башлыгы Елена Игнашина мөрәҗәгать итәчәк. Конференция кысаларында табиб-педиатр практикасында, балаларда кабатланучы томау, яшь сабыйларда теш чыгу, вегетатив-тамыр дистониясен, беренчел дисменореяне дәвалауның традицион терапия мәсьәләләренә багышланган докладлар тәкъдим ителәчәк. Самара шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгече, КДМАнең педиатрия һәм сырхауханә педиатриясе кафедрасы мөдире Станислав Мальцев, КДМА педиатрия һәм неонатология кафедрасы мөдире Асия Сафина, КДМА нең педиатрия һәм сырхауханә педиатриясе кафедрасы профессоры Наталья Архипова, КДМА нең 2 нче санлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Ольга Чечулина чыгыш ясаячак.

 

 4 апрель, “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International