Социаль ипотека системасында торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен бозган өчен, штраф салыначак

2012 елның 30 марты, җомга

Шулай ук умартачылык өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен, административ җаваплылык билгеләнә

 Гражданнарны социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен бозган өчен, вазыйфаи затларга биш меңнән сигез мең сумга кадәр административ штраф салу күздә тотыла. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында беренче укылышта кабул ителде.

Әлегә кадәр гражданнарны социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен билгеләгән “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” ТР Законы кабул ителгән иде. Шулай ук “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” ТР Законын гамәлгә ашыру максатыннан, “ТРда социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә алу кагыйдәләрен һәм тәртибен раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Әмма ТР Административ хокук бозулар турында кодекста югарыда атап үтелгән кагыйдәләрне һәм тәртибен бозган өчен, вазыйфаи затларның җаваплылыгы билгеләнмәгән иде.

“Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектында шулай ук умартачылык өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен, административ җаваплылык билгеләнә. Аерым алганда, гражданнарга – ике меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – биш меңнән тугыз мең сумга кадәр; юридик затларга ун меңнән унбиш мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу күздә тотыла.

 

29 март, "Татар-информ", Рима Гатина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International