Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 1008 массакүләм мәгълүмат чарасы эшчәнлек алып бара
Татарстанда “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” мактаулы исеме гамәләгә куела. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында беренче укылышта кабул ителде.
Закон проектын тәкъдим иткән депутат Илшат Әминов белдергәнчә, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләргә хәзерге вакытта “Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, әмма ул аларның хезмәт үзенчәлекләрен чагылдырмый.
Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 1008 массакүләм мәгълүмат чарасы эшчәнлек алып бара. Республикада шулай ук 969 нәширлек-полиграфия тармагы предприятиесе эшли.
29 март, "Татар-информ", Рима Гатина