Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 27 нче утырышы уза

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертергә тәкъдим ителә

Бүген дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 27 нче утырышы уза. 
Алдагы утырышның көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертергә тәкъдим ителә. Бу көнне Татарстан Республикасының 11 закон проектын карау күздә тотыла, аларның өчесе икенче укылышта карау өчен әзерләнгән. Сигез закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителә. Шулай ук көн тәртибенә бер федераль закон проектын, ике закон чыгару инициативасын һәм РФ субъектлары закон чыгару органнары мөрәҗәгатьләрен кертү күздә тотыла.
Моннан тыш, 29 мартта депутатлар Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2011 елда башкарган эшчәнлеге турындагы хисапны һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкилнең “2011 елда Татарстан Республикасында кеше һәм гражданинның иреге һәм хокуклары үтәлеше турында”гы докладын тыңларга ниятли.

 

 29 март, «Татар-информ» 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International