Казанда шәһәр юллары, иң беренче чиратта, шикаятьләр буенча тәртипкә китереләчәк

2012 елның 13 марты, сишәмбе

Быелга кимендә 50 мең кв.м мәйдан юл чокыр-чакырларын ямарга акча каралган

Казанның чокырланып беткән юлларын ямарга быел 50 млн. сум акча каралган һәм ул гомуми 50 мең кв.м чамасы мәйдан юлга гына җитәрлек.

Бүген Казан җитәкчелегенең традицион “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясаган тышкы уңайлыклар булдыру комитеты башлыгы Игорь Куляжев шулай бип белдерсә, киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, аның кадәр генә сумма белән канәгатьләнеп булмас, Чистай урамы кебек юллардан танкта да узарлык түгел – кешеләр шулай бик дөрес яза, дигән фикердә. Алга таба, әйтик, ул урам юлы өслеге салдырылып капиталь төзекләндереләчәк, дөрес, аңа кадәр әле чокырларын гына булса да ямыйсы иде – шәһәр башлыгы чарасызлыкны шулай аңлатты.

И.Куляжев сүзләренчә, ел башындагы бәйрәмнәрдән соң ук юлдагы әллә ни зур булмаган ярыкларны ямау эшләре башланып, көннәр җылыту белән чокырлар ямауга күчелсә дә, салкыннар янә “кайту” сәбәпле, эшләр туктатылган. Юл чокырларына ямау салуга хәзерге вакытта 12 подряд оешма алынган, 88 берәмлек махсус техника каралган, бүгенгәчә 2 мең кв.м мәйданда эш төгәлләнгән. Башта күпләп җәмәгать транспорты уза торган беренче категорияле юллар ямала (торак йортлар турысында, төнлә халыкның йокысына комачауламас өчен, көндез казыла һәм, көндез транспорт юлында тормас өчен, төнлә ямала), айлык бурыч-максатлар һәм тәүлек заданиесе, машинада йөрүчеләр марштрутларын җайлаштырсын һәм “бөке”ләр хасил булмасын дип, мэрия сайтында бирелә бара. Башкарылган эш фотосурәткә төшерелә һәм шушы ук сайтка урнаштырыла. Кайсы юлларның чокырларын ямау кирәклеге, эшләнгән эшнең сыйфаты һәм шуңа кагылышлы башка мәсьәләләр буенча казанлылар район хакимиятенә һәм “кайнар линия” телефонына мөрәҗәгать итә ала: 292-80-76.

Мэр эшнең болай оештырылышыннан канәгать калып, бер үк чокырны аннары килеп эшләмәс өчен, шунда ук хилафлык төзәтелсә яхшы, казанлылар да моңа битараф калмасын иде, тиешсез урыннардагы чүплекләргә, карга баткан юлларга каршы “Яшел репортер” проекты игълан иттек, димәк, аның юллардагы чокырларны ямау эшләренең сыйфатына да теше үтәчәк, дип билгеләп үтте.

Ямашев проспектындагы, Бигичев урамындагы кебек капиталь ремонт ясаласы яки реконструкцияләнәсе юлларда чокырлар ямау мәсьәләсе кискенлеге киңәшмәдә аерым игътибар бирелде. ”Инженерлык коммуникацияләре салганда ул юллар бозылган, өслеге кисеп алынган, ә яңа асфальт берничә айдан соң гына салыначак. Шушы вакытка кадәр подрядчы оешма юлларны транспорт һәлакәтләрсез үтәрлек дәрәҗәдә төзәтеп торырга тиеш, югыйсә”, - дип И.Куляжев казанлыларның җелегенә тигән проблеманы кузгатты. Без, җәмәгать транспорты узган юллардан тыш, иң беренче чиратта, теге яки бу юлның канәгатьләнерлек булмаганлыгы турында килеп ирешкән шикаятьләр буенча эшләячәкбез, дип, түрә халыкка җим бирде.

 

 12 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International