Моның өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән
Яшел Үзән муниципаль районының 15 гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылачак. Моның өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленеп бирелгән, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” телерадиокомпаниясе.
3нче, 5нче гимназиядә, Зөя һәм Ходяш мәктәпләрендә ремонт эшләре быел ук башлана.
12 март, «Татар-информ», Роза Исмәгыйлова