Марат Зыятдинов ТР Югары Ослан районына яңа башлык итеп билгеләнде

2012 елның 12 марты, дүшәмбе

Аның кандидатурасын район башлыгы вазыйфасына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте

 Марат Зыятдинов Татарстанның Югары Ослан районына яңа башлык итеп билгеләнде.
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышында район советы депутатлары район башлыгы вазыйфасына аның кандидатурасы өчен тавыш бирде. Марат Зыятдиновның кандидатурасын район башлыгы вазыйфасына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте.

Илдар Халиков ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча район депутатларына республиканың Югары Ослан районы башлыгы итеп Марат Зыятдиновны сайларга тәкъдим итте. Аның кандидатурасын районда яшәүчеләр хуплады, дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе. Шуңа күрә бөтен җаваплылык аңа тапшырыла, хәл итәсе мәсьәләләр күп. Шул ук вакытта Илдар Халиков Марат Зыятдинов район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләгәч тә, уңай якка үзгәреш сизелде, аерым алганда, Россия Президенты сайлаулары оештырылган төстә узды, шулай ук тавыш бирүчеләр дә күп иде дип билгеләп үтте.

Марат Зыятдинов яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан ТР Югары Ослан районы башлыгы итеп сайланды. Ул “ТР Югары Ослан районы Татарстанда иң яхшылар рәтендә булсын өчен” барысын да эшләргә тырышачакмын дип билгеләп үтте. Марат Зыятдинов район җитәкчесе буларак төп бурыч юллар төзелеше, торак ремонты һәм төзелеше, инвесторларны җәлеп итү өчен шартлар тудыру һ.б. диде.

Искәртеп узабыз, 2011 елның ноябрендә Марат Зыятдинов Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Ул вакытта ТР Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеев район башлыгы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән иде.

Хәзер Югары Ослан Советы депуталары тарафыннан сайланган Марат Зыятдинов башлык вазифасын били ала. Утырышта ТР Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 

 11 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International