Дөрес, барлык районнар да түгел
“Открытая Казань” мәгълүмати порталы аша Казанда торак-коммуналь хуҗалык проблемалары буенча электрон юл белән мөрәҗәгать итеп, шунда ук банк картасы ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен акча түләп була. Дөрес, әлегә Мәскәү, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Совет районнары халкы гына моннан файдалана ала. Мэрия ярдәмендә булдырылган әлеге https://open.kzn.ru/ сайтында заявканың үтәлеше, ягъни эш барышы белән танышып, эш үтәлгәч заявканы гамәлдән чыгару каралган.
6 март, "Татар-информ"