Сайлаулар-2012: Татарстанда 83,08 процент тавыш җыеп В.Путин җиңде

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

ТР ҮСК иртәнге 6 сәгатькә Россия Президенты сайлалуларында тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен белдерде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә 6 сәгатькә Россия Президенты сайлалуларында тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен белдерделәр.

ТР ҮСК рәисе Анатолий Фомин белдергәнчә, иртәнге 6 сәгатькә участок сайлау комиссияләренең 98 процент берткетмәсе эшкәртелгән. Бу мәгълүматларга караганда, ТР да тавыш бирүчеләр гомуми сайлаучыларның 83,45 процентын тәшкил итә.

Якынча мәгълүматларага караганда, Владимир Путин – иң күп тавыш җыючы. Ул 83,08 процент тавыш җыйган. Кандидат Геннадий Зюганов 9,51 процент тавышка ия булган, үз-үзен тәкъдим иткән кандидат Михаил Прохоров – 2,80 процент тавыш белән 3 урында. Владимир Жириновский 2,19 процент, кандидат Сергей Миронов 1,73 процент тавыш җыйган. 
“ТР да тавыш бирү вакытында җитди хокук бозу очраклары юк. Без сайлау процессы барышы һәм сайлаучылар активлыгыннан канәгать”, - дип билгеләп үтте республика сайлау комиссиясе рәисе.

 

 

5 март, "Татар-информ", Алия Җамалиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International