Казанда “PR көннәре ” уза

2012 елның 2 марты, җомга

Бу чарада бөтен Россиянең 17 шәһәреннән 100гә якын кунак катнаша

28 феральдән 3 мартка кадәр Казанда “PR көннәре ” уза, анда 100гә якын кунак катнаша. Бу Россиянең 17 шәһәреннән 25 команда. Әлеге чара хакында бүген ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга Социаль технологияләр институты директоры, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы мөдире, Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча укытучылар ассоциациясе вице-президенты Дания Сабирова белдерде.

Бу чара 9 нчы тапкыр үткәрелә, анда Россия вузларында “җәмәгатьчелек белән элемтә” буенча белем алучы 3-4 курс студентлары катнаша.

Казанда “PR көннәре ” РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча укытучылар ассоциациясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан техник фәнни-тикшеренү университеты катнашында оештырыла.
Быел PR-проектларның төп темасы - территорияләрне җәмәгатьчелек белән элемтә чаралары ярдәмендә алга җибәрү.
“Бу һәр территориянең үз йөзе һәм үз инвесторлары булырга тиеш дигән сүз. Теләсә нинди территория танылу мөмкинлегенә ия. Без студентлар үз шәәһрләрендә һәм районнарында инвесторларны һәм анда яшәүчеләрне җәлеп итәрлек проект ясасын өчен эшләдек”, - дип аңлатты тема сайлауны Дания Сабирова.

Студентлар конкурс көннәре кысаларында 100 сораудан торган индивидуаль компьютер тесты узачак. Тест нәтиҗәләре буенча теоретик белемнәренә һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендәге осталыкларына бәя биреләчәк. Өч иң оста студент Россия Президенты стипендиясенә ия була. 1 урын – 60 мең сум, 2 һәм 3 урын – 40 ар мең сум. Шулай ук катнашучылар, пресс-релизлар, иганәчеләр тәкъдим иткән мәсьәләләрне хәл итү конкурсларында һәм “Евгений Онегин - минем якташ!” иҗади конкурсында катнашачак. Шулай ук алар бирелгән тема буенча үз проектларын тәкъдим итәчәк һәм яклаячак.

Жюри әгъзалары арасында заказчылар да бар, алар проектлар белән танышып кына калмый, ә ошаткан конкурсантларны эшкә дә чакыруларын билгеләп үтәргә кирәк.

 2 март, “Татар-информ” Юлия Ревина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International