Ул район Советлары хисап сессияләре эшендә катнашачак, шулай ук кайбер социаль объектлар белән танышачак
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Арча һәм Саба муниципаль районнарына сәфәр кыла. Ул район Советлары хисап сессияләре эшендә катнашачак, шулай ук кайбер социаль объектлар белән танышачак.
Парламент башлыгы беренчеләрдән булып Арча районының Яңа Кенәр авылында булачак. Биредә Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Кенәр лицее бинасын, аның реконстукция һәм капиталь ремонт эшләре үткәрелгән янкормасы белән танышыр дип көтелә. Аннары Дәүләт Советы Рәисе Түбән Мәтәскә авылына юл тотачак, анда Р.Мәрдановның гаилә фермасында булачак. Фәрит Мөхәммәтшин Арча район Советы утырышы башланыр алдыннан шулай ук Арчада Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән 24 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыруда катнашырга ниятли.
Көннең икенче яртысында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Саба районына сәфәр кыла, ул биредә Шәмәрдән бистәсендәге “СМИТ” һәм “Алкоторг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең инвестицион мәйданчыкларында булачак, Шәмәрдән лицеен караячак, шулай ук Шәмәрдән бистәсендә Күз хирургиясе үзәге филиалын ачу тантанасында катнашачак. Моннан тыш, парламент башлыгы Пүкәл авылындагы “Алтын-Саба” сөтчелек комплексы, Байлар Сабасы бистәсендәге авария хәлендәге фондта яшәүче гражданнарны күчерү программасы буенча төзелгән торак йорт, Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбе, Саба урманчылыгының урман селекция-орлыкчылык үзәге белән танышачак. Бу хакта республика парламентының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
27 Февраль 2012 ел, «Татар-информ»МА