Президентның Университетка өметләре зурдан

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

“КФУ үз эшенең остасы булган, төрле яңалыклар һәм үзгәрешләр алдында югалып калмаслык оста белгечләр тәрбияләргә тиеш”, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм актив студентлар белән узган очрашуда.

 

“Университет үсә, камилләшә, яңа төр технологияләр белән баетыла. Шунысы мөһим, әлеге эшчәнлек тиешле нәтиҗәләргә китерсен өчен студентларның гына түгел, ә университет хезмәткәрләренең дә әзерлекле булуы сорала. Шуңа күрә алар һәрдаим камилләшергә, үз сәләт һәм белемнәрен үстерергә һәм баетырга тырышырга тиеш”, диде Президент үзенең чыгышында. 

 

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сүзләренә караганда, уку йорты алдында торган иң зур бурычларның берсе – төрле предприятие һәм оешмалар белән бәйләнешне ныгыту  . “Алар КФУ студентларының әзерлеге, белем дәрәҗәсеннән хәбәрдар булырга тиеш. Без үз чиратында аларны акыллы, көчле белгечләр белән тәэмин итә алыр идек”, дип аңлатты ректор. 

 

“Университет һәм төрле оешмаларның бергә  эшләве чыннан да бик мөһим. Күп еллар дәвамында алар икесе ике якта кала бирделәр. Ә хәзер без зур инновацион үзгәрешләр заманында яшибез. Университет тәмамлаган яшь белгечләрнең теоретик яктан гына түгел, ә практик яктан да ныклы белемнәре булу кирәк. Юкса, без артта калачакбыз. Әгәр дә инде без төшеп калабыз икән, беркемгә дә кирәгебез юк, димәк. Укытучылар да, студентлар да шуны аңласыннар иде. Барысы да алар кулында”, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

 

Шушы ук көнне ул Зур Кызыл урамында урнашкан КФУның технологик үзәге, берничә институты, күптән түгел генә ачылган “Сбербанк”ның корпоратив университеты белән дә танышты. 

 

“Университет укучыга белем бирүдә зур роль уйный дип әйтеп булмый. Бу очракта беренче урынга балалар бакчасы һәм мәктәпне куярга кирәк, чөнки әгәр дә бала мәктәптә тиешле белем алмаган икән, университетта укый алмаячак. Ә университетның исә республиканың конкурентлыкка ни дәрәҗәдә сәләтле булуын ассызыклаучы иң мөһим күрсәткеч дип аталырга тулы хокукы бар”, дип нәтиҗә ясады Президент.

 

«Интертат» электрон газетасы, автор: Рәмзия ЗАКИРОВА

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International