Татарстандагы әйдәп баручы матбугат чараларының баш мөхәррирләре һәм хуҗалары белән үткән очрашу барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Традициягә әйләнеп баручы әлеге очрашу барышында сорауларның төрледән-төрлесе яңгырады. ”Казандагы Ленин дамбасы ябылса, ничек йөрербез?”дән башлап, “Путин Татарстанда ничә процент тавыш җыяр?”га кадәр. Президент һәр сорауга тәфсилле җавап биреп кенә калмыйча, очрашуда катнашучыларның үз фикерләре белән дә кызыксынды, фикер алышты. Шуңа да сәгать ярымга планлаштырылган очрашу ике сәгатькә сузылды. Хәер, барысы турында да тәртип белән сөйләргә кирәктер.
Сорауларның күбесе, билгеле, илдәге бүгенге вәзгыять турында иде. Мәскәүдәге чуалышларга бәя биргәндә, Татарстан Президенты мәйданга чыккан халыкка бер генә төрле карау ягында түгеллеген җиткерде. ”Берәүләрнең, чыннан да, тормыш хәлләре җиңелдән булмаса, икенчеләре анда кемнеңдер заказы буенча килгән иде, – диде Президент. – Һәркемнең дә моңа хакы бар. Ләкин каршылык үзара бәрелешкә китермәскә тиеш. Аңлашуга корылган диалог юлы белән генә хәл итеп була мондый каршылыкны”. Ә инде системалы оппозиция, ягъни Россия Президентлыгына дәгъва итүче кандидатларга килгәндә, ТР Президенты аларның һәркайсының уңай якларын табарга тырышуын әйтте. ”Прохоров – бик әйбәт менеджер, ләкин Россиягә бүген моңарчы үз кесәсенә генә эшләгән уңышлы эшмәкәр түгел, ә бөтен илне кайгыртырга сәләтле патша кирәк”. Аның фикеренчә, Зюганов матур сөйләсә дә, аңа 68 яшь инде. Аннары сөйләшүләре күпкә китте. Миронов та конкрет эш эшләп күрсәткәннәрдән түгел. Ә инде Жириновский турында әйтеп тә торасы юк. Ул президент булган очракта, безнең кем булачагыбыз билгеле. ”Ә Путинның Татарстан өчен эшләгәннәре бихисап, – диде Р.Миңнеханов. – ТАНЭКО, Менделеев химия комбинаты һәм КамАЗ гына ни тора. Моңа тагын Казанның мең еллыгын үткәрүгә һәм Универсиаданы отуга керткән өлешләрен дә өстәсәң...”
Журналистның: "Путин Татарстанда ничә процент тавыш җыяр?" – дигән соравына ул, аз булган очракта, республика өчен шундый зур эшләр башкарган кеше алдында уңайсыз булачак, дип җавап бирде.
Моннан тыш Президент төбәк җитәкчеләрен сайлауга уңай каравын, урында вәкаләтләрне бүлешүне аңлап бетермәвен ("Төбәк җитәкчесе, бу минем вәкаләт түгел, дип проблеманы хәл итүдән баш тарта аламы соң?"), пенсия яшен барыбер арттырырга туры киләчәген ("Тап-таза 60 яшьлек кешенең ничек итеп бүген тик кенә утырасы килсен?"), илдәге милли проблемаларны бары тик үз телеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне башкаларга көчләп такмыйча, тыныч юл белән генә хәл итеп булачагын да әйтте. Мин фәкыйрегезнең: "Сез авылның иртәгәсен ничек күрәсез?" – дигән соравына Президент түбәндәгеләрне сөйләде:
– Авыл – безнең ил буенча эшләп бетермәгән өлкәбез. Без бүген ничектер барыбыз да бертөрле кешегә әйләнеп барабыз. Имансызланабыз. Ә авыл халкында тел байлыгын белү, гореф-гадәтне тоту, тырышлык, эш белү кебек сыйфатлар ныграк сакланган. Шуңа да без халыкны саклау, кайгырту дигәндә, авылга таба карыйбыз. Әйтик, шул ук Сабантуй шәһәрдә дә уза. Шау-гөр килеп уза. Ләкин бу бит шоу гына. Аның чыны, буыннан-буынга килә торганы авылда гына сакланган. Башка мәсьәләләрдә дә шулай ук. Ил буенча авылга мөнәсәбәт икенче булырга тиеш дип саныйм. Авылны продукция җитештерүче тармак дип кенә түгел, ә илебезнең күпмилләтле үзенчәлекләрен саклый, яшәү көче бирә торган чишмәсе дип карарга кирәк. Бу байлыкны сакламау – илне сакламау дигән сүз. Юллар салабыз, амбулаторияләр булдырабыз, мәктәпләрне, мәдәният йортларын яңартабыз – болар барысы да эшләнә. Ләкин иң мөһиме – авыл кешесен эшле итәргә кирәк. Акчалы эше, шәһәрнеке белән чагыштырырлык яшәү шартлары булганда гына авыл кешесе шәһәргә китү турында уйламаячак. Шәһәргә килеп бертөрлегә әйләнергә, каешланырга теләмәүчеләр дә җитәрлек бит. Яшерен-батырын түгел, инде үзен шәһәрнеке санаганнарыбыз да авылга кайтып ял итү, көч җыю ягын карый. Авыл табигате кешене мәрхәмәтлерәк, гадирәк һәм ихласрак итә чөнки.
Татарстан Президенты, очрашуны йомгаклаганда, журналистларның җәмгыятебездәге роленә дә тукталды. "Һаман начарлык, каралык турында гына язып торсаң, кешеләрдә дә шундый караш формалаша, – диде Президент. – Янәшәбездәге яхшы кешеләрне, аларның матур эшләрен, якты уй-хыялларын күрмәсәгез, моны аңлаучылар һәм күрүчеләр бик аз булачак. Бүгенге болганчык чорны үтеп, алдыбызда күренеп торган матур киләчәккә җитү уртак тырышлыгыбыздан торачак".
24.02.2012 №33-34 (26752-26753) «Ватаным Татарстан»
Автор: //МИҢНАЗЫЙМ СӘФӘРОВ//