Лобачевский исемендәге фәнни эшләр конкурсына фәнни хезмәтләр кабул ителә

2012 елның 24 феврале, җомга

Бәйге 27 юнәлеш буенча оештырыла

2-6 апрель көннәрендә Казанда Лобачевский исемендәге фәнни эшләр конкурсы узачак.
Лобачевский конкурсы 1997 нче елдар бирле үткәрелә, бу вакыт эчендә анда республиканың барлык почмакларыннан 5 меңләп студент катнашкан. Конкурсны уздыру вакыты булып, кагыйдә буларак март-апрель санала. Бу вакытта студентлар курс эшләре һәм проектларына әзерлек белән мәшгуль, ә курс эше нәкъ менә фәнни хезмәт булып санала. Бәйгедә катнашып, студентлар бәйсез жюридан үз эшләренә эксперт бәяләмәсе белән таныша ала, икенчедән, фәнни эшләрен нәшер итә ала – конкурс нәтиҗәләре буенча электрон һәм басма вариантларда материаллар җыентыгы чыгачак, өченчедән, кыйммәтле призлар һәм акчалата премияләргә ия булу бәхете тәтергә мөмкин.
Лобачевский конкурсы 27 юнәлеш буенча оештырыла. Ул берничә этаптан гыйбарәт: беренче этапта – фәнни эшләр оештыру комитеты тарафыннан сайлана, икенче этапта – катнашучыларга эксперт советы алдында фәнни эшләрне яклау мөмкинлеге бирелә.

Катнашырга теләүчеләр өчен ТР Студентлар лигасы сайтында 20 нче мартка кадәр теркәлергә кирәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

24 Февраль 2012 ел, «Татар-информ»МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International