Бүген Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Түбән Кама һәм Тукай районнарына сәфәр кыла

2012 елның 24 феврале, җомга

Спикер әлеге районнарның Муниципаль берәмлекләр советларының хисап утырышларында катнаша

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Түбән Кама һәм Тукай районнарына сәфәр кыла. Әлеге районнарның Муниципаль берәмлекләр советлары хисап утырышларында катнаша.

Эшлекле сәфәр кысаларында гаилә фермаларында, шәхси хуҗалыкларда булу көтелә. Тукай районының Сосновый Бор бистәсендә парламент башлыгы “Физкультура һәм спорт үсеше” федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән заманча Универсаль спорт комплексы ачылышында катнашачак.

Фәрит Мөхәммәтшин кичен Яр Чаллыда ТР Волейбол федерациясенең күчмә утырышын үткәрәчәк. Ул Федерация президенты булып тора.

 

24 Февраль 2012 ел, «Татар-информ»МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International