14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Хакимиятнең муниципаль органнары белән массакүләм мәгълумат чараларының узәра йогынтысы” темасына киңәйтелгән киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ю.З.Камалтынов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры А.Р.Метшин, хакимиятнең муниципаль органнары вәкилләре, республика һәм район матбугат чаралары мөхәррирләре катнашты.
Халыкның республика күләмендә узучы, зур әһәмияткә ия булган мөһим чаралар хакында хәбәрдар булуы, матбугат чараларының, Татарстан муниципаль районнары матбугат хезмәтләренең, аерым җаваплы кешеләрнең үзара уңышлы эшчәнлек нәтиҗәсе.
Әлеге чараның максаты – республика күләмендәге редакцияләрнең урындагы матбугат чаралары белән, шулай ук хакимиятнең муниципаль органнары белән матбугат хезмәтләренең үзара нәтиҗәле эшчәнлеген яхшырту.