Татарстан халкы электрон хезмәтләргә өстенлек бирә

2011 елның 10 октябре, дүшәмбе

Республика халкы арасында интернет аша штраф түләү, ЗАГСка язылу, капиталь ремонт барышын күзәтү киң кулланышка кереп китте. Бу Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының торган саен уңайлана баруына гына түгел, гомумән дә, электрон рәвештә башкарыла торган хезмәтләрнең артуына да бәйле.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы китергән мәгълүматка караганда, 2011 елның августында гыйнвар ае белән чагыштырганда, электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны 4 тапкыр арткан. Ә хезмәтләр башта 8 генә булса, хәзер алар 30дан да күбрәк.

Шәхсән үземә интернеттан күчемсез торакка салым буенча бурычларымны күзәтергә ошый. Салым органнарыннан  хат тиз генә килеп  җитми — салымны вакытында түләмәсәң, пени исәпләнә, чит илгә дә чыгармыйлар. Моннан бланкны алып, принтердан бастырам да, шуны банкта гына түлим. Капиталь ремонт барышы белән дә uslugi.tatarstan.ru сайтыннан танышып бардым. Күпләр төзеклән эш нәтиҗәсеннән канәгать түгел — шул турыда хәбәр итергә мөмкин. Порталга күз салсак, мондый шикаятьләрнең саны 839га җиткән. 389 мөрәҗәгатькә җавап кайтарылган. Хәзерге вакытта торак төзекләндерүгә кагылышлы 450 шикаять тикшерелә. 

Әлеге системада хезмәтләр өчен, пошлиналарны түләү ягы гына җайсыз. Элек ул «Ак Барс банкы» аша гына башкарыла иде. Хәзер бу эшкә башка банклар да җәлеп ителде. Ләкин аларның карталарына ия кешеләрдән түләм суммасының 1.7- 4.2 проценты кадәр комиссия алына. 

Август ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 200 меңнән артык кеше электрон хезмәттән файдалана. Соңгы арада балаларны мәктәпкәчә тәрбия йортына Интернетта чиратка басу абруй казанды. Балалар бакчасына гаризаның 59 проценты электрон формада бирелгән. Бүген штрафларның — 25 проценты да Интернетта түләнә.

Чыганак: «Интертат.ру» 9.10.11, МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International