15 сентябрьда, сәг. 11.00 “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Академия урамы, 2 йорт , тел. 570 31 04) Контактта (ВКонтакте) социаль челтәренең татарча версиясен булдыруга багышланган матбугат конференциясе узачак.
Катнашучылар:
Беломоина Нурия Абдулла кызы - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары;
Гатауллин Раил Мәүлет улы – «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире;
Джороева Айнура Тургулбай кызы – «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең мәгълүмати технологияләр департаменты мөдире;
Хәйруллин Рөстәм - Контактта (ВКонтакте) социаль челтәренең тәрҗемәчеләр группасы җитәкчесе
Сафина Гөлназ - тәрҗемәчеләр группасы вәкиле
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарага чакырып калабыз!