«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсы башланды

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

 “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсы Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калуга һәм үстерүгә өлеш керткән аеруча мөһим һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- “Иң яхшы фото”;

- “Фотоэшләр сериясе”;

- “Портрет”

 Гаризалар 2019 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12, e-mail foto-konkurs2019@mail.ru “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсына.

НИГЕЗЛӘМӘ

Соңгы яңарту: 3 июль 2019, 15:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования