“Яшьләр хәрәкәте тарихы” журналистларның Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ) оешуның 100 еллыгына багышланган ачык республика конкурсына материаллар кабул ителә башлады

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу уңаеннан журналистлар өчен  «Яшьләр хәрәкәте тарихы» ачык республика конкурсын игълан итә.

Конкурсның максаты – ВЛКСМ тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган материалларны ачыклау һәм бүләкләү.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2018 елның 22 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: vlksm2018@mail.ru Тел.: 8 (843) 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ЗАЯВКА

БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТҮГӘ РИЗАЛЫК

Соңгы яңарту: 2019 елның 16 июле, 08:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International