«Күңел» радиосы ТИЗДӘН FM дулкында

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 23 декабрьдә, Мәскәүдә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәте өлкәсендәге күзәтчелек (Роскомнадзор) хезмәтенең конкурс комиссиясе утырышы булды.

Анда 92,6 FM радио ешлыгын файдаланып, эфирга чыгу хокукы өчен көрәш барды. Конкурста катнашучылар арасында «Күңел» радиостанциясе дә бар иде. Конкурс комиссиясе алдында эшләрен уңышлы тәкъдир итүдән соң «Күңел» радиостанциясе ышанычлы җиңү яулады. Шулай итеп, аларга 92,6 FM ешлыгы һәм республиканың башка радиостанцияләре белән беррәттән заманча диапазонда эшләү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International