ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге “Татар-информ” агентлыгында эш нәтиҗәләре турында бәян итә

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 май көнне 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге” тарафыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәләренә һәм гражданнарга ТКХ проблемаларын хәл итүдә булышу буенча яңа чараларга багышланган матбугат конференциясе була. 

A.Н.Туполев Казан илкүләм тикшеренү техник университеты профессоры Михаил Застела, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге башкаручы директоры, Мәскәү шәһәре«ЖКХ Контроль» нең РФ ТКХ өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эшче төркем әгъзасы, ТР Җәмәгать палатасы ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле буенча эшче төркем җитәкчесе урынбасары Дмитрий Романов, Казан шәһәре Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, ТР ДТИ башлыгы урынбасары - ТР баш дәүләт торак инспекторы урынбасары Светлана Заһидуллина журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International