“Татар-информ” МА нда - торакаль хирургия симпозиумында катнашучылар

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

6 март көндезге 1дә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында М.И.Перельман исемендәге торакаль хирургия (күкрәк куышлыгы органнары хирургиясе - ред.) буенча дүртенче Россия - Европа мәгариф симпозиумына багышланган матбугат конференциясе була.

Казанда симпозиум Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уздырыла. Быел форумны оештыручылар “Торакаль хирургиядә хаталар, куркынычлык, катлаулылыклар” темасына аерым игътибар бирергә карар иткән.

Журналистларның сорауларына ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, профессор, Россия Медицина фәннәре академиясенең торакаль хирургия кафедрасы мөдире, А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Кирилл Жестков, Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-мөхбире Владимир Порханов, Европа торакаль хирурглар җәмгыятенең сайланган президенты Гонзало Варелла (Испания), Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге директоры Леонид Галинский җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International