Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70-ел тулу алдыннан яшьләр инициативаларына багышланган матбугат конференциясе

2015 елның 3 марты, сишәмбе

4 мартта 11:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70-ел тулу алдыннан яшьләр инициативаларына багышланган матбугат конференциясе узачак. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый палата рәисе Тимур Камалетдинов, "Иҗади яшьләр Академиясе" Республика иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов, “Ирекле ярдәм күрсәтүне үстерү үзәге” Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International