«Идел-Пресс» нәшрият комплексы Италиядән сатып алынган станокны эшләтеп җибәрде

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Гадәти булмаган һәм кызыклы дизайн, нык һәм балалар өчен зыянсыз — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы типографиясе — «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы тарафыннан сатып алынган, Италиянең Trim & Perf 600 станогында бастырып чыгарылган китапларның өстенлеге шуннан гыйбарәт. Бүген Казанда полиграфия продукциясе җитештерә торган Татарстан өчен уникаль җиһазны тәкъдим иттеләр.

«Полиграфия — даими үзгәреп торучы ихтыяҗларга җавап бирә торган тармак. Бүген безнең алдыбызда — нәни укучыларда тагын да ныграк кызыксыну уяту өчен басмаларга төрле формалар бирергә ярдәм итә торган җиһаз. Бу — республикада тәүге шундый станок. Әлеге җиһаз «Идел-Пресс”ның күрсәткечләрен арттырачак һәм китап нәшер итүчеләр алдында яңа мөмкинлекләр ачачак», — дип хәбәр итте журналистларга «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Җиһаз балалар өчен кызыклы һәм куркынычсыз басмалар чыгарырга мөмкинлек бирә. Станок ярдәмендә китапка теләсә нинди форма биреп була. Мисал өчен, балалар китабы курчак, балык яки машина рәвешендә дә нәшер ителергә мөмкин. «Идел-Пресс» нәшрият комплексы яңа станокны быелның гыйнварында сатып алган.

«Бүген базарда балалар, христиан, ислам әдәбияты өстенлек итә, әмма балалар әдәбияты һәрвакыт беренче урында кала. Без шуны күздә тотып әлеге станокны сатып алдык. Ул 20 млн сумга якын тора. Аның җитештерүчәнлеге сәгатенә уртача 5 мең нөсхә тәшкил итә. Балалар китабы белән бергә, бу станокта матур әдәбият та бастырачакбыз», — дип ачыклык кертте «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров.

Полиграфия-нәшрият комплексы 10 мең нөсхәдә беренче заказ алган инде. Киләсе атнада типография тагын да катлаулырак берничә заказ алачак һәм яңа производствоны эшләтеп җибәрәчәк. Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында узган киңәшмәдә республика өчен теләсә нинди конфигурациядәге балалар китаплары бастыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International