ТНВ цифрда трансляцияләнәчәк!

2019 елның 29 ноябре, җомга

29 ноябрьдән ТНВ региональ телеканалының программаларына беренче мультиплекс кысаларында Россиянең иҗтимагый телевидениесендә көнгә өчәр сәгать цифрлы эфир тапшырулары биреләчәк.

"ТНВ" телеканалының ОТР программаларын ике блок белән карарга мөмкин булачак. Иртәнге блок иртәнге сәгать 6 да яңалыклар чыгарылышыннан башлана. Кичке блок 18:00 дән 19:00 гә кадәр трансляцияләнәчәк. 

Тапшырулар рус телендә барачак һәм коммерция рекламасын трансляцияли алмаячак. Вакыйгалар контентын республикабызның иҗтимагый, мәдәни һәм сәяси тормышы турында яңалыклар һәм мәгълүмати-аналитик программалар тәшкил итәчәк. Элегрәк «Татарстан» ДТРК программасы кысаларында гына «Россия 1» һәм «Россия 24» каналлар челтәрендә цифрлы форматта региональ кисешләр тәкъдим ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы тапшырулар Россиянең бөтен территориясендә 2019 елның 14 октябрендә эшли башлады. Бу Россия телевизион һәм радиотапшыру челтәренең сыйфатлы әзерлеге аркасында мөмкин булды. Әлеге эш кысаларында РТРС дөньяда иң зур санлы эфир ТВ челтәрен — 8000нән артык антна-мачта корылмаларын, 20000 тапшыручыны төзеде. Челтәр Россия халкының 98,4% цифрлы тапшырулар белән колачларга мөмкинлек бирде. Татарстанда 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы санга күчүне колачлаган.

«Федераль, региональ хакимият органнары һәм Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең уртак тырышлыгы һәм тыгыз кооперациясе нәтиҗәсендә без Татарстан Республикасын телерадиотапшыруларның цифрлы форматына күчерә алдык», — дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International