Татарстан һәм Үзбәкстан мәгълүмат агентлыклары яңалыклар белән алмашуны җайга салачак

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

«Татар-информ» Дәүләт мәгълүмат агентлыгы һәм Үзбәкстанның «ҮзА» Милли мәгълүмат агентлыгы ике республика тормышы турында оператив хәбәрләр алмашуны җайга салачак. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков һәм «ҮзА» генераль директоры урынбасары Жуманазар Меликулов хезмәттәшлек турында Меморандум имзалады.

«Үзбәкстандагы татар диаспорасы 300 мең кешедән артып китә. Бу Үзбәкстан халкының 1 проценты дигән сүз. Татарларның иң зур диаспоралары Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә урнашкан. Безнең ватандашлар Татарстаннан оператив хәбәрләр алуга мохтаҗ. Татарстанда үзбәк диаспорасында да шундый ук кызыксыну бар», — дип шәрехләде әлеге документны Шамил Садыйков.

Документ текстыннан күренгәнчә, агентлыклар үз республикаларының эчке һәм халыкара тормышының актуаль вакыйгалары турында оператив һәм ышанычлы мәгълүмати материаллар белән даими алмашып торачак. Шулай ук агентлыклар үз республикаларының рәсми делегацияләре сәфәрләрен оештыру һәм мәгълүмат белән тәэмин итүдә, шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстан территориясендә үткәрелә торган дәүләтара акцияләр һәм чаралар оештыруда һәм үткәрүдә хезмәттәшлек итәчәк.

Имзаланган меморандум БДБ территориясендә татар диаспоралары тормышын яктырту һәм Татарстаннан яңалыкларны алга этәрү буенча «Татар-информ» агентлыгы мөмкинлекләрен киңәйтә. 2018 елның октябрендә хезмәттәшлек турында меморандум шулай ук «Татар-информ» белән Казахстанның әйдәп баручы «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы арасында төзелде.

«Татар-информ» — 25 ел эчендә Татарстанның һәм Идел буеның зур массакүләм мәгълүмат чарасы буларак абруй казанган һәм Россиядә танылган Татарстанның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. Көн саен, тәүлегенә 24 сәгать, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы рус телендә — 250, татар телендә 40ка кадәр үзенчәлекле хәбәр җитештерә. Тулаем алганда, бер ай эчендә агентлыкның 1 миллионнан артык материалы укыла. 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татар-информ» агентлыгы «Медиалогия» компаниясе фаразы буенча Татарстанның иң еш телгә алынучы массакүләм мәгълүмат чарасы дип танылды.

Үзбәкстанның милли мәгълүмат агентлыгы 1918 елдан, Ташкентта бүлек (РосТА) ачылгач, эшли башлый. Агентлык мәгълүматы үзбәк, рус, инглиз, француз, алман, испан, гарәп һәм кытай телләрендә таратыла. «ҮзА» мәгълүматын кулланучылар арасында газета- журналлар гына түгел, республика телевидениесе һәм радио да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International