«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

«Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан почтасы» почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады, шулай ук 2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча иң яхшыларны бүләкләде. Акчалата бүләкләрне медиакомпаниянең басма гаммәви мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.

Әлеге бәйге инде 12нче тапкыр – 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу юлы 27 почтальон һәм 26 почта бүлегенең эшенә бәя бирелде. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне төрле категорияләр буенча билгеләде.

2019 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Мөслим почта элемтәсе бүлегеннән Гөлнара Маннанова һәм Лариса Нуриева, шулай ук Балык Бистәсе районыннан Мәрзия Хәтимова иң яхшы авыл почтальоннары дип табылды. Азнакай почта бүлегеннән Вероника Злобина – кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы, Чистайдан Сәрия Әхмәрова исә иң яхшы шәһәр почтальоны булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International