Андрей Кузьмин «Татмедиа» АҖ хезмәткәрләрен компаниянең туган көне белән котлады

1 октябрь 2019 ел., сишәмбе

«Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин хезмәткәрләрне медиакомпаниянең туган көне белән котлады һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләде.

«Татмедиа»ның барлык хезмәткәрләренә уңышлар, сәламәтлек, яңа көч, креатив идеяләр телим», — дигән Андрей Кузьмин.

Моннан бер ел элек «Татмедиа» үз филиалларын модернизацияләде. «Без бөтен оргтехниканы диярлек яңарттык —хәзер редакцияләр заманча җиһазларда эшлиләр. Без газета-журналларыбызның тиражларын саклыйбыз, укучылар арасында газета һәм журналларга элеккечә ихтыяҗ бар. Электрон версияләр дә актив үсә. Узган ел дәвамында без басмаларның интернет-версияләрен яңарту белән шөгыльләндек», - дип ачыклык кертте акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

  • Бер атна элек «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде.

«Без агентлык җитәкчесе алмашына оптимизм белән карыйбыз. Айдар Сәлимгәрәев белән без күптән таныш. Ул да безнең мохиттәге кеше — «Татмедиа»АҖ белән җитәкчелек иткән иде. Биредә аңлашылмаучанлыклар юк, бары тик җитди һәм нәтиҗәле эш кенә булачак, мин ышанам. Алга таба да дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүмат базарында җитди көч тәкъдим итсен өчен тырышачакбыз. Безнең төп бурыч - кешеләр безгә элеккечә үк ышансыннар, барлык рейтингларда да алда бару», — диде Андрей Кузьмин.

  • «Татмедиа» АҖ — Татарстанда иң зур региональ медиакомпания. Хәзерге вакытта акционерлык җәмгыятенә 70 филиал — республика, шәһәр һәм район басма массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зурлардан саналган «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования