"ТНВ" һәм “Татарстан-24” телеканалларында “Дмитрий Петров белән татар теле” дәресләре башланды

27 сентябрь 2019 ел., җомга

ТНВ һәм  “Татарстан-24” телеканалларында “Дмитрий Петров белән татар теле” дәресләр циклы башланды. 

“Мәдәният” каналында “Полиглот” программасын алып баручы, Мәскәү лингвистика университеты укытучысы Дмитрий Петров татар телен өйрәнүгә универсаль ачкыч сайлап алган һәм ул бу белемнәрен тамашачылар белән уртаклашырга әзер.

Уникаль телепродукт Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин инициативасы белән барлыкка килде, ул үзе дә программа төшергәндә катнашты. Барлыгы проект кысаларында 24 дәрестән торган курс төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования