Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Айдар Сәлимгәрәевны билгеләнүе белән котлады һәм яңа җаваплы вазифасында уңышлар теләде», - диелә хәбәрдә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.
Элегрәк Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән иде.