«Многоликая Россия» ХII гомумроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләре билгеле!

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Многоликая Россия» ХII гомумроссия журналистлар конкурсына 6 номинациядә катнашу өчен илнең 56 төбәгеннән 1234 эш алынды.

Конкурс эшләре 2019 елның 24 апреленнән 1 августына кадәр кабул ителде.

Конкурста җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү уңаеннан үткәрелә торган  чаралар программасы агымдагы елның  3-5 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Бу көннәрдә җиңүчеләр һәм тантанага килүче кунаклар өчен иҗат остаханәләре, атаклы журналистлардан мастер-класслар, мәдәни чаралар һәм экскурсия программасы планлаштырыла.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 4 октябрьдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу  комплексында узачак.

Конкурс номинацияләрендә түбәндәгеләр җиңү яулады:

 «Телесюжетлар циклы» номинациясендә:

I урын - «4 канал» ТК» ҖЧҖ  (Свердловск өлкәсе, Екатеринбург шәһәре)

II урын - «Биектау ТВ» телеканалы  (Татарстан Республикасы, Биектау авылы)

III урын - «Ямал-Регион» округ дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар  компаниясе» ДУ (Ямал-Ненец автоном округы, Салехард шәһәре)

 

 «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)» номинациясендә:

I урын - «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе» ДАУ (Төньяк Осетия – Алания республикасы, Владикавказ шәһәре)

II урын - ГДТРК ФДУП филиалы «Карелия» ДТРК (Карелия Республикасы, Петрозаводск шәһәре)

III урын «Яңа гасыр» ТРК» АҖ (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

 

 «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы» номинациясендә:

I урын - «Радио Образ» (Түбән Новгород өлкәсе,  Түбән Новгород шәһәре)

II урын - «Тула» – Радио России» ДТРК ГДТРК (Тула өлкәсе, Тула шәһәре)

III урын - ГДТРК ФДУП филиалы «Татарстан» ДТРК» (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

 

 «Басма мәгълүмат чараларында язмалар циклы» номинациясендә:

I урын - «Сургутская трибуна» газетасы (ХМАО-Югра, Сургут шәһәре)

II урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туганайлар»  газетасы редакциясе» (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

III урын - «Лучшее в Хабаровске» журналы  (Хабаровск крае, Хабаровск шәһәре)

 

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясендә:

I урын - «Аргументы и факты – Казань» (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре),

II урын - «Енисейская правда» газетасы (Красноярск крае, Енисейск шәһәре),

III урын - «Красная звезда» АНО ИИЦ (Төмән өлкәсе, Викуловск районы, Викулово авылы).

 

 «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар» номинациясендә:

I урын - «Верхнекамье ТВ» (Пермь крае, Березники шәһәре),

II урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы   «Нократ дулкыннары»  радиоканалы» (Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре),

III урын - Шахты шәһәре  МУП «Шахтинские известия» газетасы редакциясе (Ростов өлкәсе, Шахты шәһәре).

 

Гран-при –ГДТРК ФГУП филиалы «Дагестан» ДТРК (Дагыстан Республикасы, Махачкала шәһәре)

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International