Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы башланды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып үткәрелә.

Конкурсның төп максатлары:  кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга үзләреннән саллы өлеш керткән журналистларны иҗади яктан кызыксындыру; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү;  кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарын агарту эшен үстерү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

«Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чараларында  кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы язма”;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)”;

«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү юнәлешендә эшләүче иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе”;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын  яктырту буенча иң яхшы интернет-басма”.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар катнашырга мөмкин.

Конкурс хезмәтләре, Конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән документлар белән бергә, 2019 елның 20  октябренә кадәр, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсына” дигән билге белән, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырыла: 420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., китереп бирелә, почта яки электрон почта (konkurs.zpp@tatar.ru) аша тапшырыла.

Белешмәләр алу өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.

Нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International