Коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләрен Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга багышланган “Коррупциягә журналист карашы” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады

2019 елның 16 августы, җомга

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

“Коррупциягә каршы торуны басма вакытлы матбугатта иң яхшы яктырткан язмалар сериясе”, “Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе”, “Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе”,  “Коррупциягә каршы торуны Интернет басмаларда иң яхшы яктырткан язмалар сериясе”, “Коррупциягә каршы тору темасына иң яхшы журналист тикшеренүе” махсус бүләк.

Конкурста катнашучылардан анкета-гаризалар һәм конкурс эшләре 2018 елның 1 ноябренә кадәр (әлеге датаны да кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 6 кат, кадрлар бүлеге.

Конкурс эшләренә “Коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләрен  Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга “Коррупциягә журналист карашы” республика конкурсына” дип язылырга тиеш. Белешмәләр өчен телефон: (843) 570 31 10, e-mail: A.Smetanina@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International