«Татар-информ» фотографы һәм журналисты «А хәрефе» конкурсы финалына чыкты

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре — фотограф Михаил Захаров һәм журналист Оксана Романова архитектура һәм шәһәр төзелеше турында язучылар өчен «А хәрефе» III Бөтенроссия конкурс-премиясенең финалына чыктылар.

Шулай итеп, Оксана Романованың «Вакыйгалар» порталындагы материаллары икенче этапта берьюлы ике номинациядә: «Архитектура һәйкәлләре» һәм «Шәһәр мохите»ндә иң яхшысы дип табылды. Жюри аның Крестовниковлар йорты һәм Татарстанның иске зиратлары язмышы турындагы мәкаләләрен билгеләп үтте. Романова үзе дә югарыда күрсәтелгән номинацияләрдә иң яхшы автор буларак билгеләп үтелде.

«Архитектура һәйкәлләре» номинациясендәге «Фотожурналистика» категориясендә агентлык фотографы Михаил Захаров иң яхшы автор булды. Аның Горки-Әмәт урманында яз турындагы фоторепортажы шулай ук «Шәһәр мохите» номинациясендә иң яхшы материал булды.

Хәзер премия өченче этапка гаризалар кабул итә, ул 15 нче октябрьдә тәмамланачак. Соңгы этапта җиңүчеләрне билгеләү, шулай ук конкурска йомгак ясау быел ноябрь аенда узачак.

Шунысы игътибарга лаек, 2018 елда Оксана Романова конкурсның призеры булды инде — ул чакта икенче урынны алган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International