Татар китап нәшрияты юбилеен билгеләп үтә

23 июль 2019 ел., сишәмбе

Татарстан районнарында республика язучылары һәм шагыйрьләре катнашында “Китап бәйрәмнәре” узачак.

Юбилей уңаеннан Татар китап нәшрияты китап сөючеләргә бүләкләр, шул исәптән яңа эксклюзив басмалар әзерләде. Нәшрият шулай ук махсус бәйрәм программасы белән халыкара һәм Россия китап фестивальләрендә катнашачак. Әйтик, быел Татар китап нәшриятының берьюлы өч китабы ел саен үткәрелә торган “Кызыл мәйдан” Россия китап фестивалендә дипломнар белән бүләкләнде.

Нәшриятның тарихы 1919 елның 22 июленә барып тоташа. Нәкъ менә шул көнне  РСФСР Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге төзелә, ул хәзерге “Татар китап нәшриятына” нигез сала.

Бер гасыр үтсә дә, Татар китап нәшриятының төп миссия үзгәрешсез калды: мөмкин кадәр арзан бәядән күптөрле китаплар нәшер итеп,  халыкка  рухи яктан үсү һәм илһам алу мөмкинлеге бирү, татар әдәбиятына, туган телгә игътибарны җәлеп итү, аны саклау һәм үстерү.

Хәзерге укучы таләпләрен искә алып, Татар китап нәшрияты “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  белән берлектә  “Татар әдәбияты үзәге” проектын тормышка ашыра башлады. Tatkniga.ru сайтында хәзер татар китабын басма һәм электрон рәвештә, ә электрон китапларның күбесен түләүсез укырга була.

2018 елның ахырында нәшрият классик татар әдәбиятының аудиокитапларын булдыруга кереште. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аудиокитапларны түләүсез тыңларга, шулай ук теләсә нинди саклагычка күчереп алырга мөмкин. Татар диаспоралары вәкилләре аудиокитаплар урнаштырылган порталның әһәмиятен билгеләп үттеләр, хәзер дөрес татар сөйләмен тыңларга һәм яшь буынны шуңа өйрәтергә мөмкин. Татарстанның танылган артистлары һәм дикторлары укуында Габдулла Тукайның “Шүрәле”, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Габдрахман Әпсәләмовның  “Ак чәчәкләр”,  Әмирхан Еникиның “Матурлык” әсәрләрен тыңларга була.

Узган ел 162 сәгать аудиоматериал яздырылган булган, быел исә 580 сәгать яздыру планлаштырыла. Әлеге проектның социаль яктан әһәмияте бик зур, чөнки аудиокитапларны түләүсез тыңларга, шулай ук теләсә кайсы саклагычка күчереп алырга мөмкин.

Нәшрият китапларны сәнгатьчә бизәү буенча да илнең һәм дөньяның алдынгы нәшриятларыннан калышмый. Бу җәһәттән Казан федераль университеты белән берлектә сәнгать остаханәсе оештырылган. Ул эшләгән бер ел эчендә студентлар җиде китап бизәгән инде. Остаханә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы базасында эшли.

Бүгенге көндә Татар китап нәшриятында елына уртача гомуми тиражы 500 мең булган 200 исемдә китап нәшер ителә. Алар арасында матур әдәбият, белем бирү китаплары, сүзлекләр һәм белешмәлекләр, дәреслекләр, энциклопедияләр, һ.б бар. Көндәлек сөйләмдә кулланыла торган сүзләрне үз эченә алган сөйләүлекләр һәм балалар әдәбияты аеруча популяр. Узган ел басылып чыккан китапларның 10% ы,  ягъни 20гә якыны, яшь авторларныкы булган.

Нәшрият оешкан көннәреннән башлап халкыбызның бай әдәби мирасын тулыландыруга, китаплар бастыруны арттыруга һәм аларның сыйфатын яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә.  

 

Белешмә өчен:

1919 елның 22 июлендә РКП (б) Казан губкомы карары нигезендә РСФСР Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге төзелә, ул хәзерге  “Татар китап нәшрияты”на нигез сала.

1920 елның 3 ноябрендә РКП (б) Татарстан өлкә комитеты карары белән Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге Татар дәүләт нәшриятына (Татгосиздат) үзгәртелә.

1922 елның 30 ноябрендә нәшрият «Татпечать» тресты белән берләшә һәм алар базасында Татар нәшрият һәм матбугат комбинаты төзелә.

1926 елда ул Татар дәүләт нәшрияты (Татгиз) итеп үзгәртелә.

1927 елдан, К. Якуб исемендәге полиграфия комбинаты аерылып чыккач һәм  “Гажур” газет-журнал берләшмәсе комбинатына кушылгач, Татар нәшрияты (Татиздат) дип атала башлый.

1933 елдан, яңа полиграфия комбинаты белән берләшүдән соң, Татар дәүләт нәшрияты, 1954 нче елдан Таткнигоиздат дип атала башлый.

1958 елда, Татполиграф һәм Таткниготорг аерылып чыкканнан соң, ул хәзергәчә Татар китап нәшрияты дип атала. 

2010 елның 26 апрелендәге Устав нигезендә Татарстан китап нәшрияты «Татар китап нәшрияты» ТР ДУП итеп үзгәртелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования