Якутия Татарстан үрнәгендә аудиокитаплар яздыра башлый

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Якутиянең китап нәшриятлары аудиокитаплар яздыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксына. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

«Кайбер нәшриятлар безнең аудиокитап булдыру тәҗрибәсе белән кызыксына. Мәсәлән, Якутиядә кызыксыну бар. Алар нинди килешүләр төзү турында мәгълүмат соратып алдылар, һәм шундый ук эшкә керешергә планлаштыралар. Без бу өлкәдә алар өчен үрнәк», - дип хәбәр итте Илдар Сәгъдәтшин.

Узган елдан алып Татарстан нәшрияты яңа проект — аудиокитаплар чыгара башлады. Нәшрият сайтында татар әкиятләрен, шигырьләр һәм сәнгать әсәрләрен бушлай тыңларга һәм күчереп алырга мөмкин — барлыгы 162 сәгать. Ел ахырына тагын 580 сәгать аудиокитап язу планлаштырыла.

«Иң популяр аудиокитапларыбыз - татар әкиятләре. Бездә 22 сәгать язылган инде. Шулай ук «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре күчереп алучылар саны буенча лидер булып тора, — дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренә караганда, аудиокитапларны татар телендә яздыру өчен «алтын тавышлар» җәлеп ителә. Бу Галиәсгар Камал исемендәге театрның танылган актерлары һәм телевидение дикторлары, аларны тыңлаучылар хәтта тавыш буенча да беләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International